news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла: Татар лингвокультурологиясе буенча фәнни-гамәли мәркәз булдыру кирәк

Депутат әйтүенчә, төп тарих безнең гарәп графикасында язылган әсәрләрдән тора, ләкин «аларны өйрәнерлек кешеләр бездә әзерләнми».

Ркаил Зәйдулла: Татар лингвокультурологиясе буенча фәнни-гамәли мәркәз булдыру кирәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында фәнни-гамәли мәркәз булдыруны тәкъдим итте.

«Татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә укырга килүчеләр елдан-ел кими бара. Шулай да әле 800гә якын студент төрле күләмдә татар телен өйрәнә», — диде депутат парламент утырышында. Ул Каюм Насыйри институты филиаллары Нурсолтан, Бишкәктә, Россиянең тугыз шәһәрендә булганын искәртте. Бу структура тулы көченә эшләп китәр өчен финанслар җитмәвен әйтте.

«Минем шундый тәкъдимем бар: ул институт базасында фәнни-гамәли мәркәз булдырырга. Дөнья дәрәҗәсендә фәнни-тикшеренү эшләрен алып бара алырлык бу мәркәздә татар лингвокультурологиясен, татар әдәбияты сәнгатен, би- һәм полилингвизм проблемаларын өйрәнү буенча лабораторияләр хасил булса, киләчәктә бу институтның тагы да нәтиҗәлерәк эшләвенә бер адым булып торыр иде», — диде Ркаил Зәйдулла.

Депутат әйтүенчә, төп тарих безнең гарәп графикасында язылган әсәрләрдән тора, ләкин «аларны өйрәнерлек кешеләр бездә әзерләнми».

«Революциягә кадәр Казан университетында шәркыятне өйрәнү бик алга киткән була», — дип искәртте. Аны Миркасыйм Госманов яңадан торгыза башлаганын, ләкин үлеменнән соң төрле үзгәрешләр сәбәпле, бу эш тукталып калганын билгеләп узды.

Ркаил Зәйдулла бүген институтта аудиторияләрнең бер өлешендә ремонт һәм заманча җиһазландыру эшләрен башкару кирәклеген әйтте. «Актлар залында ремонт башланган, калганына институтның көче җитми, күрәсең», — дип искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot