news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла “Сәләт”тәге милли яңарышның соңгы елларда сүлпәнәюен әйтте

Язучы акрынлап, җайлап хәрәкәт итү ягында.

Ркаил Зәйдулла “Сәләт”тәге милли яңарышның соңгы елларда сүлпәнәюен әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Язучы, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла “Сәләт” иҗтимагый оешмасындагы милли яңарыш соңгы елларда сүлпәнәйде дип белдерде. Бу хакта ул “Сәмрух” премиясен тапшырыр алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Әлбәттә, “Сәләт” татар милләтенең иң сәләтле балаларын җыеп, аралашып, телне тагын да камилләштерү максаты белән оештырылган иде. Башлангыч чорда чынлап та шулай иде. Әмма соңгы арада милли яңарыш басылган сыман. Бәлки миңа гына шулай тоеладыр”, - диде ул.

Язучы шул ук вакытта, гомуми масштабта караганда, оешманың эшчәнлеген югары бәяләвен әйтте. "Без барыбыз да тиз булуын телибез. Әмма ул алай тиз процесс түгел. Чын татар баласы булу тиз процесс түгел. Җайлап, акрынлап хәрәкәт итәргә кирәк. Сәләтнең татар дөньясындагы бәясе бәяләп бетергесез", - диде ул.

“Әле дә хәтерлим, беренче төркемне Арча районында җыйгач, Җәүдәт абый Сөләйманов безне балалар белән очрашуга чакырды. Мин, Ләис Зөлкарнәй, Нәбирә Гыйматдинова егерме бишләп кеше белән күрештек. Шул кечкенә генә лагерь бөтен татар дөньясына таралу алыр дип башыма һич кенә дә килмәгән иде”, - ди Ркаил Зәйдулла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100