news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Президент Юлламасында Камал театрының кемгә биреләчәге тәгаенләнмәде

«Ул Кариев театры, ТЮЗны күз алдында тотты микән, белмим», — диде Дәүләт Советы депутаты.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында Камал театрының кемгә биреләчәген тәгаенләмәгәнен әйтте.

«Ул Кариев театры, ТЮЗны күз алдында тотты микән, белмим. Бу мәсьәләне тәгаенләнмәде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, Юлламада милли мәгариф турында сүз булмаган. «Мәдәниятнең нинди юлдан барачагы турында да ишетәсе килгән иде. Күбрәк хуҗалык эшләре, икътисад, җәмгыятьнең әхлакый сыйфаты турында әйтелде. Ковид шартларында сәнәгатьнең темпларын югалтмавына сөендек», — диде ул.

«Рөстәм Миңнеханов яшьләрнең конкурентлыкка сәләтле булуларын белдерде, тел дә, гореф-гадәтләр дә балага гаиләдә сеңдерелергә тиешлеген әйтте. Минемчә, бу процесс гаиләдә генә туктап кала алмый, алга таба да мәктәптә, югары уку йортларында дәвам итәргә тиеш. Президент бу хакта әйтмәде, чөнки бу мәсьәлә аннан гына тормый», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100