Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ркаил Зәйдулла: Мәктәпләрдә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә өйрәтергә кирәк
«Мәктәп программасында Габдулла Тукай, Муса Җәлилне өйрәнү генә җитми. Бүгенге көн язучыларының әсәрләрен дә укырга кирәк», — ди Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләрендә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә укытырга кирәк, дип саный Татарстанның халык язучысы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
«Төбәкләрдән килгән татар теле укытучыларыннан яраткан шагыйрьләрен сорагач, шул ук Габдулла Тукай, Муса Җәлилне әйтәләр. Әлбәттә, аларны белергә кирәк. Ләкин аларны гына өйрәнү әдәбиятыбызны кысу дигән сүз. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арсланов һ.б. — татарның горурлыгы. Мәктәпләрдә шушы шәхесләргә һәм хәзерге заман шагыйрьләренә дә мөрәҗәгать итсеннәр иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, шагыйрь булырга теләгән кеше татар гына түгел, ә чит ил әдәбиятын да белергә тиеш.
«Аллаһы Тәгаләдән кешегә сәләт бирелмәсә, укытып кына шагыйрь ясап булмый. Хезмәт тә кирәк. Күп укуны да күз уңында тотам. Үзеңнән алдан килгән шагыйрьләрнең иҗатын белмәсәң, яңа сүз әйтә алмыйсың. Татар әдәбиятын гына түгел, дөнья әдәбиятын да белергә кирәк. Кайчан да булса әйтелгән фикерне дә хәзерге заманга яраклаштырып, үзеңнең күңелең аша үткәреп җиткерергә кирәк», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз