news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Иң популяр балалар язучысының Тукай булуы – нормаль хәл түгел

“Яхшы әсәр язу гына җитми бүген, аны пиарлый да белергә кирәк”, - ди язучы.

Ркаил Зәйдулла: Иң популяр балалар язучысының Тукай булуы – нормаль хәл түгел
Рамиль Гали

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Язучы Ркаил Зәйдулла фикеренчә, бүген балалар әдәбиятында иң популяр язучы – Габдулла Тукай. Бу хактагы фикерен ул “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте. Сөйләшү татар балалар әдәбияты проблемаларына багышланды.

“Бүгенгә кадәр иң популяр балалар язучысы, шагыйре – Габдулла Тукай. Бу, билгеле, нормаль хәл түгел. Ул бөек, сүз дә юк. Шүрәле дә, Су анасы да, кәҗә белән сарык та кызыклы образлар. Әмма аларга балалар кечкенәдән тартыла бит”, - ди ул.

Язучы фикеренчә, яхшы әсәрне язу гына җитми, аны таныта да белергә кирәк.

“Хикмәт шунда, хәзерге заманда, хәзерге вазгыятьтә без балалар өчен нәрсә язабыз, кемнәр яза, ничек язарга? Аннары ул әсәрне пиарлый да белергә кирәк. Гарри Поттер болай гына бөтен дөньяга танылмаган бит. Аңа бик күп көч куелган. Без бу яктан бик күпкә артта. Эшләгәнне дә күрсәтә белмибез”, - диде Ркаил Зәйдулла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100