news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла Дәүләт Советының бер сессиясен милли мәгарифкә багышларга тәкъдим итте

Депутат татар теле язмышына карата борчулары белән уртаклашты.

Ркаил Зәйдулла Дәүләт Советының бер сессиясен милли мәгарифкә багышларга тәкъдим итте
Александр Эшкинин

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Советы сессиясендәге чыгышында депутат Ркаил Зәйдулла парламентның бер сессия утырышын милли мәгариф һәм татар теленең язмышы мәсьәләләренә багышларга тәкъдим итте.

«Татар теле бүген гаять аянычлы хәлдә. Без телебезне зур тизлек белән югалта барабыз. „Теле юкның иле юк“ дигән борынгы бабаларыбыз. Димәк, теле бетсә, милләт тә, дәүләтчелеге дә үзеннән үзе юкка чыга. Ләкин халыкта исән калу инстинкты бар. Бер халыкның да үз ирке белән телен югалтасы килми. Әмма милли мәгарифне юкка чыгаралар икән, халыкның үз телен сакларга көче калмый», — дип саный депутат.

Аның фикеренчә, бу куркыныч Россия Федерациясендә яшәгән барлык халыкларга да яный. Хәтта бөек һәм кодрәтле рус теленә дә басым бар ди язучы. Ркаил Зәйдулла 5 ноябрьдә РФ Президенты каршындагы рус теле буенча советта кайбер илләрдә «рус теленә каршы сугыш» турында сүз кузгатты. «Миңа да менә татар теленә каршы яшерен сугыш барган кебек тоела. Хәер, нинди яшерен… Барысы да ачыктан ачык», — ди ул.

Ркаил Зәйдулла Мәгариф үсеше федераль институтының милли проблемалар үзәге директоры Ольга Артеменко җитәкчелегендә туган тел укытучылары белән түгәрәк өстәл үткәрелгәнен искәртте. Бердәм дәүләт имтиханы бары тик рус телендә генә уку мөмкинлеге бирә, ди ул.

«Югыйсә, РФ Конституциясе буенча һәркем үз туган телендә белем алырга хокуклы. Андый хокукы булгач, аның шул телдә имтихан бирергә дә хокукы булырга тиеш, ләбаса! Шул хокукны кире кайтармый торып, безнең милли киләчәгебез юк», — диде язучы. Аның фикеренчә, киләчәктә фәннәрне татар телендә укытучы кеше дә табылмаячак.

«Хәтта татар теле һәм әдәбияты укытучылары да халкыбызга нисбәттә гаять тә аз әзерләнә. Хәер, бу аңлашыла да, мәктәбе булмагач, укытучылары нигә кирәк?» — ди Ркаил Зәйдулла. Ул РФ Президенты каршындагы рус теле буенча советның күчмә утырышы киләсе елга Казанда узарга тиешлеген әйтте. «Әйдәгез, татар һәм урыс телләренең исән калуы өчен бергәләп, кулга кул тотынышып көрәшик! Икесе дә бик авыр хәлдә…» — дип төгәлләде ул чыгышын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100