news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ркаил Зәйдулла Башкортстанда басма продукция белән ныграк эшләргә кирәклеген әйтте

«Иң проблемалы регион — Башкортстан. Яшерен-батырын түгел, анда безнең бербөтенлеккә турыдан-туры куркыныч яный торган көчләр бар», — дип әйтте эшче төркем җитәкчесе.

Ркаил Зәйдулла Башкортстанда басма продукция белән ныграк эшләргә кирәклеген әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Милли шураның татар халкы мәдәнияте һәм рухи мирасы буенча эшче төркем җитәкчесе Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, Башкортстанда басма продукция белән ныграк эшләргә кирәк.

Ул «Татары уфимского уезда» китабы турында әйтте. «Минемчә, безнең тарафтан бу зур адым булды», — диде Ркаил Зәйдулла Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура утырышында. Аның фикеренчә, бу хезмәтне һәр районга багышлап, бүлгәләп, брошюра рәвешендә таратырга кирәк.

«Башкортстанда татар артистларын кертми башлаганнар. Иң проблемалы регион — Башкортстан. Яшерен-батырын түгел, анда безнең бербөтенлеккә турыдан-туры куркыныч яный торган көчләр бар. Безгә басма продукция белән ныграк эшләргә кирәк», — диде эшче төркем җитәкчесе.

Ул, шулай ук, Татарстанда Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелә башлаганын, башта Чаллыда, былтыр Казанда булганын искәртте. «Чаллыда булганында шул тирәдәге районнардан килгәннәр иде. Аларның барысы да шәҗәрәләрен Уфада чыккан китаплар белән ачыклаган. Һәрберсендә 18-19 гасырда бабаларыбыз башкорт булган дип язылган иде», — дип әйтте.

«Яшьләр хәзер күбрәк Интернетта утыра. Социаль челтәрләрдә татарның татарлыгын исбатлый торган төркемнәр оештырырга кирәктер», — дип белдерде Ркаил Зәйдулла.

news_right_1
news_right_2
news_bot