Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ркаил Зәйдулла: Балалар әдәбиятын үстермәсәк, алга таба укучыларыбыз азаячак
ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе инициативасы белән үткәрелгән ябык әдәби конкурсның биш номинациясе балалар һәм үсмерләр әдәбиятына багышланган иде.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, яңа гына үткәрелгән ике әдәби конкурс балалар әдәбиятында проблемалар барлыгын күрсәткән.
«Балалар һәм үсмерләр әдәбиятына әсәрләр чагыштырмача аз килде һәм аларның сыйфаты да без теләгәнчә югары түгел иде», — диде ул «Татар-информ»да ябык әдәби конкурска багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Ркаил Зәйдулла ноябрь–декабрь аенда үткәрелгән Роберт Миңнуллин исемендәге конкурсны да искә алды. Ул анда әсәрләрнең чагыштырмача аз килүен һәм күбесенең сыйфаты да түбән булуын әйтте.
«Без комикс һәм скетч жанрларын да керткән идек. Скетчның нәрсә икәнен безнең язучылар онытып та җибәргән ахрысы», — диде ул.
«Балалар әдәбияты безне борчыган тема булып кала бирә. Бу турында уйларга һәм ниндидер юлларын табарга кирәк. Балалар үзләренә адресланган әдәбиятны укымый икән, безнең киләчәктә укучылар азая дигән сүз», — дип нәтиҗә ясады ул.
ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе инициативасы белән үткәрелгән ябык әдәби конкурсның биш номинациясе балалар һәм үсмерләр әдәбиятына багышланган иде. Болар — балалар шигырьләре, үсмерләр шигырьләре, балалар хикәясе, үсмерләр хикәясе һәм үсмерләр повесте.
Роберт Миңнуллин исемендәге балалар әдәбияты конкурсы дүрт номинациядә үтте — шигырь, проза, комикс һәм скетч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз