Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ркаил Зәйдулла җанисәпкә әзерлек чорында үз тәкъдимнәрен кертте
Милли шура утырышында җиде эшче төркем рәисе җанисәп алдыннан башкарылачак эшләре турында сөйләде.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Бөтенроссия халык санын алу алдыннан башкарасы эшләр буенча үз тәкъдимнәрен кертте. Ркаил Зәйдулла — Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасында оештырылган җиде эшче төркем рәисләренең берсе.
Депутат фикеренчә, җанисәпне сентябрьгә күчерү бер яктан әйбәт тә, чөнки «эшләнеп бетмәгән эшләр күп әле» диде Милли шура утырышында. Ул конгресс вәкилләренең РФнең төрле төбәкләренә йөрүен искәртеп, параллель рәвештә этнолог, тарихчы, җырчылар кергән мобиль төркемнәр дә төзергә кирәк, дип саный.
«Безнең татар халкы күпләп Идел-Урал төбәгендә урнашкан. Якутиядә татар җәмәгатьчелеге белән очраштык, 20 кеше килгән иде. Иң күбе 50 булырга мөмкин. Шуңа күрә иң зур игътибар Идел-Урал төбәгенә булса яхшырак», — дип белдерде Ркаил Зәйдулла. Аның сүзләренчә, төбәкләрдә татар халкы кем булуын тасвирлаган 10 минутлык фильмны флешкаларда да таратырга була.
«Җанисәп алдыннан, августта, бәлки, "Ватаным Татарстан"да, конгрессның «Халкым минем» газетасында язмалар кирәк, руслашкан татарлар өчен русча материаллар да кирәк. Бәлки, «Республика Татарстан» шундый номер чыгарыр», — диде Ркаил Зәйдулла.
Эшче төркем рәисе кесә китабы сериясен әйтеп узды. «Башкортстанда яшәүче авторларның әсәрләрен чыгарырга җыенабыз. Шул төбәктә яшәүче язучыларны чыгарасың икән, андагы халыкның да кызыксынуы уяначак», — диде Ркаил Зәйдулла.
Ул, шулай ук, социаль челтәрләрдә татарның татарлыгын исбатлый торган төркемнәр оештырырга кирәклеген әйтте. Депутат халык санын алуны сәясиләштерү барганын билгеләп узды. «Ә ул гадәти чара булырга тиеш» — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз