Без артистларны сүгәргә яраталар инде. «Үзләре татарча җырлап йөриләр, балалары авыз тутырып русча сөйләшәләр, туган телдә бер сүз белмиләр», – диләр. Мин андыйлар белән килешәм, нәрсә әйтсәң дә, без бит инде – телне саклаучылар, башкаларга да өлге булырга тиешбез.
Үзебезнең гаиләдә тел мәсьәләсенә килгәндә, улыбыз Риязның теле әйбәтләп ачылмады әле. Без үзара татарча сөйләшкәч, татарча гына аңлый. Ләкин бакчадан русча өйрәнеп кайта. «Да», – дип куярга мөмкин.
Айгизә белән исә өйдә гел татарча гына сөйләшәбез. Ә ишегалдында, әлбәттә, балалар үзара русча сөйләшәләр. Югыйсә, Айгизә балалар бакчасында татар төркеменә йөрде, Абдулла Алиш исемендәге татар гимназиясендә укый. Ләкин хәзерге балаларны «Ютуб», телефон русча сөйләшергә мәҗбүр итә.
Шунысын да әйтергә кирәк, мәсәлән, өйдә өстәмә шөгыльләнмәсәң, дәрестә укып кына син фәнне яхшы белмәячәксең. Татар теле белән дә шулай ук. Баланы татар мәктәбенә биреп, ата белән ана үзара русча сөйләшсә, тел турында сүз куертуның бер мәгънәсе дә юк.
Өйдә татарча аралашып, җәйге каникулларга авылга кайтып йөреп телне саклап була. Балаларны әле авылга алып кайтып куйдык. Минем әниләр Саба районыннан. Бездә, мәсәлән, русча сөйләшү – ул бөтенләй кылану шикелле. Кайсы да булса районга баргач: «Исемең ничек?» – дип сорыйбыз. Кыз бала: «Алиса», – дип җавап кайтара. «Алисәдер инде», – дим. «Нет, Алиса», – ди. Димәк, бала читенсенә, дигән сүз. Ә бездә, исемең ничек, дигәнгә: «Алиса», – дип җавап бирсәләр, уф, кылана инде бу, дип уйларга мөмкиннәр.
Ата-ананың үзеннән торадыр ул. Миндә барыбер милләтпәрвәрлек бар дип әйтимме соң. Минем татарча сөйләштереп, Айгизәне елар дәрәҗәгә дә җиткергәнем бар. Бу мәсьәләдә катгый сөйләшергә тырышам. Өйдә сез татарча сөйләшеп тә, бала русча сөйләшсә, азрак мәҗбүр итәргә кирәктер инде. Мәсәлән, Айгизәнең түгәрәкләргә йөрисе килми иде. «Кызым, әйдә биюгә йөр», – дип мәҗбүр иттек. Башта биисе килмәде, хәзер шулхәтле яратып йөри. Балага юнәлеш биреп, бераз таләп итәргә дә кирәк, ди ул.
Җырчыларның фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибулллина белеште.