news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ризәлә Исмәгыйлева Хәния Фәрхи җырларын кабатлап җырлаучыларны тәнкыйтьләде

Ризәлә Исмәгыйлева Хәния Фәрхи җырларын кабатлап җырлаучыларны тәнкыйтьләде
Рамил Гали

«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева күренекле артистларның җырларын башка җырчылар кабатлап җырлаулары радиода яңгырарга тиеш түгел дип саный. Мисал итеп ул Хәния Фәрхи җырларын кабатлап башкаручыларны китерде. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында әйтте.

«Композитор, шагыйрь белән бергә күпме көч түгеп иҗат иткән, еллар буе башкарып популяр иткән җырчыдан җырын сорап алып җырлап йөри яшьрәк артистлар. Берәр мәҗлестә, авылда куйган концертында җырласын. Тик радиога бу җыр белән чыгу дөрес түгел. Радио фондында җыр үзененең «хуҗасы» белән калырга тиеш», – диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире.

Ризәлә Исмәгыйлева Хәния Фәрхи вафат булганнан соң артистларның аның җырларын кабатлап яздыруына кискен каршы булын белдерде. «Хәния Фәрхинең бөтен җырларын алып бетерделәр дә радиога күтәреп килделәр. Искитмәле башкаралар, бер сүз дә юк. Искә алу концертларында җырлагыз, һичьюгы үз концертларыгызда башкарыгыз, тик аның җыры белән радиога чыкмагыз», – диде ул.

«Хәния апаның хатирәсен яңартабыз, иҗатын мәңгеләштерәбез бит без, диләр. Юк, мәңгеләштермисез, киресенчә, аның иҗатын үтерәсез. Радио фондына синең исемең белән кереп кала да, җыр киләчәккә ничек җиткерелә аннары? Ул бит җырчының баласы кебек тудырган кадерле җыры. Ул аны заманында авырлык белән иҗат иткән», – диде радионың баш мөхәррире.

Ризәлә Исмәгыйлева артистларны гадел булырга өндәде. «Өлкәнрәк буын җырчылары «юк» дип әйтә белми. Җырын сорап килгән яшьләргә дә «ярар, башкарсыннар, җырлансын, дип рөхсәт бирә». Шәхеснең мирасы киләчәк буынга барып ирешүгә киртә булмагыз, гадел итеп, матур итеп эшләгез», - диде Ризәлә Исмәгыйлева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100