Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә «Мәңгелек гомер» музей дәресе узды
Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә «Мәңгелек гомер» дип аталган музей дәресе узган. Очрашу күренекле татар галиме, мәгърифәтче, язучы һәм дин белгече Ризаэтдин Фәхретдинның тормыш юлына һәм күпкырлы эшчәнлегенә багышланган. Бу хакта Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге татар гимназиясе хәбәр итте.
Чара барышында укучылар:
- Ризаэтдин Фәхретдин биографиясенең аз билгеле фактларын өйрәнгән;
- Аның фән, әдәбият һәм педагогика үсешенә керткән өлешен бәяләгән;
- Аның хезмәтләре һәм киңәшләре ни өчен бүгенге көндә дә актуаль булып калуы турында фикер алышкан.
Мондый очрашулар укучыларга туган як тарихын тирәнрәк өйрәнергә, бай мәдәни мирас белән якыннан танышырга һәм бөек якташыбызның үрнәге белән илһамланырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз