Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Ризаэтдин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт” темасына конференция булды
Ул галимнең туган төбәгендә үткәрелде
(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә Әлмәт районының Кичүчат авылында “Ризаэтдин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт” дип аталган конференция оештырылды. Шушы авылда туып, соңыннан киңкүләм танылган дин әһеле һәм галим Р.Фәхретдиннең тууына 155 ел тулуга багышланган фәнни чара дини даирәләрне, мөгаллимнәрне, галимнәрне һәм җирле хакимият вәкилләрен җыйды. Алар арасында татар халкының күренекле галимнәре Хатыйп Миңнегулов, Фаяз Хуҗин, Фоат Галимуллин бар иде. Чарада нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм катнашты.
Конференция Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның Коръән укып, дога әйтүе белән башланып китте. Хәзрәт белән бергә барча катнашучылар галим рухына дога кылдылар. Конференцияне оештыручы, Р.Фәхретдинов мемориаль музее директоры Диләрә Галләмова ике атна элек Уфада булулары хакында әйтеп, анда җылы каршы алулары өчен Мөхәммәт хәзрәткә рәхмәтен белдерде.
Конференциянең икенче өлешендә төрле секцияләргә бүленеп, җирлекнең дини тормышы тарихы, Р.Фәхретдиновның рухи мирасы белән таныштылар. Шулай ук фәнни чарада катнашучылар Кичүчат авылы мәчетендә һәм Р.Фәхретдинов музеенда булдылар, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз