Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика бүләге турында карар чыкты
Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика бүләге турында карар чыкты
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика бүләген булдыру турында карар чыгарды. Ул күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Р.Фәхреддиннең педагогик мирасын тагын да тирәнрәк өйрәнү, киңрәк куллану, милли белем бирүне камилләштерү һәм алга таба үстерү, шулай ук мәгариф хезмәткәрләрен һәм педагоглар коллективларын матди һәм әхлакый кызыксындыру ролен көчәйтү максатында булдырылды.
Әлеге карарда Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика бүләге турында нигезләмә дә бар. Анда әлеге бүләкне тәкъдим итү тәртибе, аңа тәкъдим ителгән материалларны карау тәртибе һәм бүләкне бирү турында мәгълүматлар бирелгән. Р.Фәхреддин исемендәге бүләк ел саен мәгърифәтченең туган көне 17 гыйнварда биреләчәк. Бүләкләнүче затларга һәм коллективларга Ризаэддин Фәхреддин исемендәге бүләк дипломы, күкрәккә тага торган билгесе һәм тиешле суммада акча да бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз