news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Риза Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе укырга чакыра

Риза Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе 2022-2023нче уку елына көндезге бүлеккә егетләрне һәм кызларны белем алырга чакыра. Уку вакыты – 2 ел 10 ай.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шәкертләр сентябрьдән июнь аена кадәр мәдрәсә бинасында яшәп укыйлар. Алар уку дәверендә көн саен өч тапкыр бушлай туклану белән тәэмин ителә. Егетләрнең һәм кызларның уку биналары аерым.

9нчы сыйныфны тәмамлап килүчеләр, мәдрәсәдә уку белән беррәттән, дөньяви кичке мәктәптә 10, 11, 12нче сыйныфларны укып тәмамлап, БДИ биреп, урта гомуми белем турында аттестат та алып чыгалар. Димәк, мәдрәсәдән соң укуларын алар югары дини яки дөньяви уку йортларында дәвам итә алалар.

Шәкертләр 2нче һәм 3нче курстан соң ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курсларда һәм мәчетләрдә практика үтәләр.

Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаучылар урта һөнәри дини белем алып чыгалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100