Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Риза Фәхретдингә йогынты ясаган дин белгечләренең китаплары тәкъдим ителде
Борынгы китаплар беренче мәртәбә рус теленә тәрҗемә ителгән.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында заманында Риза Фәхретдингә йогынты ясаган дин белгечләре Җамал әд-Дин әл-Әфганиның (1839-1897) һәм Мөхәммәд Абдоның (1849—1905) китапларын тәкъдим иттеләр.
Борынгы китапларның рус теленә тәрҗемәсен Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдинов әзерләгән.
«Күренекле галимнәрнең хезмәтләрен без беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертәбез, чөнки алар элек рус телендә юк иде. Кайбер хезмәтләр заманында өлешчә татар телендә басылган булуы миңа мәгълүм. Без бары тик XIX гасырда татар дин белгечләре алып барган традицияне яңартабыз. Бу эш рус телле мөселманнар һәм академик фән вәкилләре өчен башкарыла», — диде Дамир Мөхетдинов.
Җамал әд-Дин әл-Әфгани һәм Мөхәммәд Абдо дөньякүләм танылган дин белгечләре булып санала. Алар XX һәм аннан соңгы XXI гасырда теологик, иҗтимагый-сәяси фикер үсешенә зур йогынты ясаган.
«Татарларның дин гыйлеме әлеге галимнәрнең хезмәтләре белән бәйләнеп үскән. Шуңа күрә без аларны сайладык. Зия Камали, Муса Бигиев Мөхәммәд Абдоның шәкертләре булган һәм алга таба да аның шәкерте Мөхәммәд Рәшид Рида белән тыгыз элемтәдә булганнар», — диде Дамир Мөхетдинов.
Җамал әд-Дин әл-Әфганин мөфти, галим-энциклопедист Риза Фәхретдиннең фәнни үсешенә йогынты ясаган.
Мөхәммәд Абдо Мисырның баш мөфтие, Җамал әд-Дин әл-Әфгани — мөселман реформаторы, панисламизм идеологы, ә Мөхәммәд Рәшид Рида — Коръәнгә аңлатма биргән дин белгече булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз