news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Риза Фәхретдин бүген дә укытучылар өчен үрнәк

Риза Фәхретдин бүген дә укытучылар өчен үрнәк

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Дания Моисеева). 17-18 гыйнварда Лениногорски районы Түбән Чыршылы авылы урта мәктәбендә республика районнарының татар теле һәм әдәбияты укучылары өчен «Риза Фәхретдин — педагог» дип исемләнгән укулар узды. Анда Р,Фәхретдиннең галим Әнвәр Хәйри тәрҗемә иткән «Әдәбе тәгълим» дигән китабы турында сөйләшү булды.

Ризаэтдин Фәхретдин Түбән Чыршылы мәдрәсәсен тәмамлап, биредә күп еллар буе тәрбияче булып эшләгән. Аның тәрбия өлкәсендәге әдәби хезмәтләре бүгенге заман таләпләренә дә туры килә. Шуны исәптә тотып, Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгы күренекле галимнең педагогия өлкәсендәге фикерләрен мәктәпләрдә һәм киләчәктә югары уку йортларында да тәрбия һәм укыту өчен куллану максатын куя. Узган елда Министрлык тарафыннан «Ризаэтдин Фәхретдиннең мирасын укыту-тәрбиядә куллану» дигән китап та нәшер ителгән. «Әдәбе тәгълим» китабы да бастырып чыгару өчен «Мәгариф» нәшриятына тапшырылачак.

Узган укуларда Р.Фәхретдиннең хезмәтләрен тәрҗемә итү буенча укытучылар арсында конкурс оештыру һәм аның хезмәтләрен рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итү максатын кую турында да сүз булды. Анда шулай ук Р.Фәхретдин исемендәге бүләк әзерләнү хакында да игълан ителде. Әлеге бүләк укытучыларга һәм галимнәргә рухи тәрбиядә югары дәрәҗәләргә ирешкәннәре һәм күренекле галимнең мирасын пропагандалаудагы казанышлары өчен биреләчәк. Ул медаль, диплом һәм акчалата бүләктән гыйбарәт.

Киләсе елда Р.Фәхретдин укулары Әлмәт районы Кичүчат авылында уздырылырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100