news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ризәлә Исмәгыйлева: "Тәртип FMны кайтару эшендә халык үзе күтәрелә"

Бүгеннән "Тәртип" FM ешлыгында сөйләми, әмма баш мөхәррир булып эшләгән Ризәлә Исмәгыйлева радионың кире кайтачагына ышана.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда FM-диапазонда 93.5 МГц ешлыгында Мәскәүнең Business FM радиостанциясе сөйли башлады. Моңа кадәр бу ешлыкта татар телле “Тәртип FM” радиосы эшли иде.

Искәртеп үтик, “Тәртип" радиосына ешлык сорап, Интернетта петиция әзерләнгәне турында язган идек.

“Тәртип”не яклап Интернетта гына түгел, ә редакцияләренә барып имза калдыручылар да бик күп. “Тәртип”не гамәлгә куючыларның берсе, баш мөхәррир булган Ризәлә Исмәгыйлева “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

“Тәртип” үзенең халык радиосы булуын раслый

“Кичә берни эшләмичә кеше генә кабул итеп утырдык. Бүген инде алар кире кәгазьләр белән имза җыеп килә. Мәктәпләр, балалар бакчалары, ветераннар советы, сукырлар оешмасыннан да киләләр – без аның кадәр булыр дип көтмәгән идек тә. Ничек җыярбыз бу тавышны дип уйлаган идек. Без бөтен кешенең чын күңелдән йөгереп йөргәнен күреп торабыз. Кичә 23 градус салкын иде. Сәгать 8дә без эшкә килгәндә, монда кеше тулган иде инде. Шулай булгач, монда йөрмәс җиреңнән йөрисең. Бу чыннан да, халык, милләт өчен кирәк әйбер. “Тәртип” үзенең халык радиосы икәнен раслый, шуңа күрә монда хәзер туктау юк, алга таба атларга да атларга. “Тәртип” кире кайтыр дигән өмет, ышаныч бар”, - дип белдерде Ризәлә Исмәгыйлева.

Ризәлә Исмәгыйлева: Хәлләре авыраеп китүчеләр булуы куркыта

Әңгәмәдәш яңа ешлык алу өчен 10 мең тавыш җыярга кирәклеген искәртте. “Яңа ешлык алып, халык радиосы булып, тупланган базаны тагын да тулыландырып, рәхәтләнеп эшлисе килә безнең. Килүчеләр кайсы догасын укый, кайсы елый, күпчелеге диндәге кешеләр. Торып йөри алмаган, Интернетка керә алмаган, шуңа күрә имзасын калдыра алмаучы кешеләр дә бар. Шушы радио белән генә яшәгән авырулар, сукырлар бик күп. Сукырлар исеменнән безнең белән элемтәгә сукырлар оешмасы чыкты – безнекеләр елыйлар, нишләтергә белмибез, диләр. Шунысы куркыта: инвалидлар арасында хәлләре авыраеп та киткәннәр бар. Кичә эфирга чыгып та әйттек: саулыгың булмаса, радио да, берни дә кирәк түгел, сабыр булыгыз, вакытлыча күренеш бу дип, тынычландырырга тырыштык. Кешене бит юатырга кирәк, чөнки бик нык дулаганнары да бар. Демонстрацияләр уздырып йөреп булмый. Гадел юл белән барып чыкса гына бу эш. Безне хосусый радио дисәләр дә, барыбер шул бер халык тыңлый инде”, –ди ул.

Кичә үзебезгә дә ярдәм кирәк булгандыр әле

“Миңа калса, дәүләт җитәкчеләре моңа берничек тә битараф кала алмаячак. Чөнки халык күтәрелә, без аларны бер нәрсә эшләтә алмыйбыз. Кичә үзебезгә дә ярдәм кирәк булгандыр: шулкадәр елаган кешене тыңларга кирәк бит. Бер яктан, халык агыла, икенче яктан күз яшьләре белән телефон трубкасы аша елыйлар. Әйтеп аңлата торган әйбер түгел бу.  Димәк, халыкка бу чыннан да кирәк. Ахыры хәерле булсын. Без ахыры яхшы булачагына ышаныбыз. Бездән генә тормый, халык үзе күтәрә моны. Халык радиосы дип дөрес кушканбыз икән дигән нәтиҗә ясадык”, – дип яхшыга өмет баглады Ризәлә Исмәгыйлева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100