news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Риваять” төрки этника ансамбле Татарстан районнарында чыгыш ясаячак

Бу концертлар Россия Президенты сайлаулары алдыннан оештырыла.

(Казан, 4 март, "Татар-информ", Эльза Кузнецова). 5 мартта Татарстанның Арча һәм Әтнә районнарында татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.

Район халкы “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивалендә катнашкан Айгөл Гардисламова, "Риваять" төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле, музыка конкурслары лауреатлары Илшат Вәлиев һәм Гөлназ Солтанова чыгышларын күрә алалар.

Музыкаль композициядә 30 дан артык халык уен кораллары кулланылачак. Алар – борынгы ногай, башкорт, заманча татар курае, тел-курай, думбра, сорнай, кубыз, борын кубыз һ.б.

6 мартта Татарстанның Кайбыч, Әгерҗе, Апас һәм Мөслим районнарында концертлар узачак. Анда Сәнифә Рангулова, “Бермәнчек” Дәүләт фольклор керәшен ансамбле, Илгиз Шәйхразиев, “Казан кичләре” хореография ансамбле, “Кыю кызлар" вокал дуэты, Айрат Ганиев һәм "Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамле чыгышлары көтелә.

Бу концертлар президент сайлаулары алдыннан оештырыла. Башкала йолдызлары Тәтеш, Кукмара, Зәй, Сарман, Буа, Чүпрәле һәм башка районнарда булырга өлгерде. Концертлар 14 мартка кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100