news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Риваять» этно-төркеме җитәкчесе Руслан Габитов: Халыкка борынгы йолаларны кайтарабыз

«Риваять» этно-төркеме җитәкчесе Руслан Габитов: Халыкка борынгы йолаларны кайтарабыз
Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музыкаль пәнҗешәмбе» циклы кысаларында «Риваять» төрки-татар этно-төркеменең сәнгать җитәкчесе Руслан Габитов концерт куйды.

Руслан Габитов чыгышында фольклор һәм сәнгатьнең төрле юнәлешләре тәкъдим ителде: җыр, бию, фольклор (татар риваятьләре һәм легендалары, шул исәптән, борынгы төрки музыка кораллары), инструменталь композицияләр яңгырады. Тамашачылар кыска курай, тел-курай, көпшә-курай, домбра, камыл, сорнай, кубыз кебек борынгы халык уен коралларының яңгырашын тыңлады.

«Төркемнең шигаре - үткәннәрне саклап, бүгенгесен булдыру. Сәхнә аша халыкка борынгы йолаларны кайтарырга тырышабыз. Кием үрнәкләрендә дә төрки элементлар урын алган. Төркемдә 12 кеше бар. Кемдер профессиональ музыкант, кемдер биюче, оештыручы. Һәр кеше оста. Зур, киңкырлы эш башкарабыз», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Руслан Габитов этномузыколог, галим, тарихчылар белән хезмәттәшлек итүләрен әйтте. «Риваять» төркеме 11 ел эшчәнлек алып бара. Без традицион мәдәниятне чагылдырабыз: борынгы җыр үрнәкләре, уен кораллары һ.б. Гомумән, без борынгы уен коралларын торгызу эшен башкарабыз. Соңгы вакытта яшьләргә тарихыбыз, борынгы музыка кызыклы. «Моң сандыгы» дигән альбом чыгарырга ният бар. Төрле аудитория өчен эшлибез», - диде төркем җитәкчесе.

Кичәдә тамашачыларга ул татар халкының төрле риваятьләре, дастаннары турында сөйләде, халык уен кораллары белән таныштырды.

«Риваять» төркеме баянчысы Илнар Сафин коллективта ун ел чыгыш ясавын әйтте.

«Халык иҗатын бик тә яратам. Миссиябез - татар мәдәниятен популярлаштыру. Соңгы вакытта ул бик аз тәкъдим ителә. Чит илдән килгән кешеләр заманча җырларны тыңлый да, халык иҗаты турында белмичә кала. Кызганыч, Европа, рус мәдәниятенең йогынтысы зур. Шуңа күрә безнең башкарудагы җырларны ишетеп, татар халык җырлары турында күбрәк белсеннәр иде», - диде ул.

Яна Латышевская Ижевск шәһәреннән Казанга турист буларак килгән. «Риваять» төркеменең концерты турында очраклы гына - Татарстан Милли музеена килгәч белгән. «Казанда беренче тапкыр булдым. Тарихи урыннарны карадык. Татар мәдәнияте белән якыннан танышырга булдым», - диде ул.

  • Чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында үткәрелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100