news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Риваять” ансамбле утыз риваять һәм мифологик хикәяттән торган аудиоҗыентык тәкъдим итә

Проектның авторы - "Риваять" төркеме җитәкчесе һәм солисты Руслан Габитов.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Риваять” төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле үзенең халык авыз иҗатын яктырткан беренче аудиоальбомын чыгарды. Бу хакта “Татар-информ”га төркемнең җитәкчесе Руслан Габитов хәбәр итте. Җыентык 12 октябрь көнне күңел ачу комплексларының берсендә тәкъдим ителәчәк.

“Мин “Тәртип” радиосында “Риваять” тапшыруын алып барган идем. Аудиоҗыентык шушы тапшыру материалларыннан тупланды. Биредә төрле чыганаклардан алынган утыз мифологик хикәят, риваять, төрле борынгы имеш-мимешләр кертелде. Арада галимнәр тарафыннан эшкәртелеп китапларда чыкканнары да, үзем язып алганнары да бар”, - дип проекты белән таныштырды Руслан Габитов.

Ул үзе Кытай татарларыннан язып алган риваятьне дә, Яшел Үзән районыннан язып алганын да эшкәртеп кертүен әйтте. Проектта К.Тинчурин театры артисты Гөлназ Нәүмәтова, Г.Кариев театры артисты Фирнат Насыйбуллиннар катнашкан.

“Дөрес, болар коммерция проекты була алмый. Бу акча эшләү өчен чыгарылмады. Әмма алар кирәк, - ди Руслан Габитов. - Хәзер халык авыз иҗатын яктырткан тапшырулар бөтенләй юк. Алар халыкка кирәк. Алга таба борынгы уен кораллары турында җыентык әзерләргә җыенам”, - дип алга таба планнарын ачты ул.

Мәгълүмат өчен. Руслан Габитов җитәкләгән “Риваять” фольклор ансамбле буларак 2011 елда оешкан. Хәзер ул “Риваять” төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле дип атала. Музыкаль төркем Казан дәүләт консерваториясен һәм Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган профессиональ музыкантлардан тора. Төркем составында - Руслан Габитов, Гөлфия Шәрәпова, Ләйсән Гәрәева, Илмир Ямалов, Ләйсән Хафизова, Ләйсән Зарипова. Барысы да төрле уен коралларында уйныйлар, җырлыйлар һәм бииләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100