news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Риваять” ансамбле Татарстан баш фольклорчысының фатыйхасын алды

“Риваять” төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле үзенең халык авыз иҗатын яктырткан беренче аудиоҗыентыгын тамашачыга тәкъдим итте.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан традицион мәдәниятне үстерү үзәге халык иҗаты тупланган ике зур җыентык әзерли һәм этномузыкаль төркемнәргә андагы халык байлыгын репертуарларына алырга тәкъдим итә. Әлеге җыентыклар турында беренчеләрдән булып “Риваять” төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле ишетте.

Казандагы күңел ачу комплексларының берсендә “Риваять” төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле үзенең халык авыз иҗатын яктырткан беренче аудиоҗыентыгын тамашачыга тәкъдим итте. Аудиоальбомны тәкъдим итү кичәсенә Татарстан традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты, фольклорчы галимә Фәнзилә Җәүһәрова кунак булып килгән иде һәм ул тамашачыны халкыбызның риваятьләре көне белән тәбрик итте: “Бу “Риваять” төркеме бәйрәме генә түгел, бу барыбызның да бәйрәме, - диде ул. – “Риваять” төркеменең һәм аның җитәкчесе Руслан Габитовның үсеше безнең күз алдында булды. Руслан һәрвакыт эзләнүдә. Ул халкыбызның мирасына “Халкыбызның хәзинәсе” дип сокланып, бик сак карый”.

Фәнзилә Җәүһәрова ансамбльнең һәрвакыт җанлы музыка башкарырга тырышуына игътибар итте. “Аудиоҗыентыкка да халкыбызның җәүһәрләре сайлап алынган һәм алар музыка белән бергә үзенчәлекле аһәң хасил итә, - ди ул. - Әле халкыбызның хәзинәсе чиксез күп. Быел без Себер халыкларының хикәятләре, риваятьләреннән 800 биттән торган зур китап чыгарабыз. Киләсе елга ноталары белән “Татар халык җырларын” әзерлибез. Алар да сезнең репертуарга керергә тора. Эшегез күп әле”.

Искәртеп үтәбез, аудиоҗыентык Руслан Габитовның “Тәртип” радиосында алып барган радиотапшыруы аудиоязмаларыннан тупланган. Аудиоҗыентык “Риваятьләр, авыллар тарихы, имеш-мимешләр, мифологик хикәятләр” дип атала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100