news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РИУда Корьән хафизлар әзерләүче хатын-кызлар үзәге ачылды

Әлеге үзәк Мөхәммәд пәйгамбәрнең кызы Рокыя исемен йөртәчәк. Якын арада үзәк аерым бинага күчәчәк дип көтелә

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Ислам университетында Корьән хафизлар (Корьәнне яттан белүче) әзерләүче хатын-кызлар үзәге ачылды. Тантаналы ачылышта Корьәнне яттан өйрәнү буенча бөтендөнья оешмасы рәисенең беренче урынбасары Шәех Әнәс Карзоон, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, РИУ каршындагы Корьән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров катнашты.


Р.Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хатын-кызларның Корьән хафизлар үзәге ачылу - бик әһәмиятле, чөнки хатын-кызлар балаларын Ислам һәм Корьән рухында тәрбияләүдә, кешеләргә Корьән өйрәтүдә ирләренә таяныч булып тора.


Университеттан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге үзәк Мөхәммәд пәйгамбәрнең кызы Рокыя исемен йөртәчәк. Якын арада үзәк аерым бинага күчәчәк дип көтелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot