news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РИУда көндезге бүлек студентлары диплом алды

Алар арасында теология факультетының 10 студенты, ислам фәннәре факультетының 6 студенты, Коръән хафизлар әзерләү үзәге 3 шәкерте бар

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). РИУда көндезге бүлек студентларына диплом тапшырылды. Алар арасында теология факультетының 10 студенты, ислам фәннәре факультетының 6 студенты, Коръән хафизлар әзерләү үзәге 3 шәкерте бар.

Ислам фәннәре факультеты студентлары шәригать буенча белгечләр булып чыкты. Алар имамнар һәм ислам уку йортлары укытучылары булып эшли ала. Теология факультетында белем алучылар дин тәгълиматы өлкәсендәге белгечләр булып җитеште. Алар имамнар, укытучылар һәм дәүләт структуралары хезмәткәрләре булып эшли ала. Шулайук РИУның магистратурасында белем алуын дәвам итәргә, Төркия, Индонезия һәм Майзия вузлары магистратураларына керергә мөмкинлек бар, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot