news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

РИУда ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча өченче бөтенроссия олимпиадасы уза

Барлык номинацияләрдә дә тест биремнәре буенча җавап бирергә кирәк булачак

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). Казанда 5-6 майда Россия Ислам университетында ислам уку йортларында белем алучы студентлары арасында ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча өченче бөтенроссия олимпиадасы уза. Олимпиаданы Россия Ислам университеты хәйрия оешмалары белән берлектә оештыра.

Вузның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, олимпиадада Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Чечня, Кабарда-Балкария, Мордовия, Мәскәү, Түбән Новгород шәһәрләреннән килгән студентларның катнашуы көтелә. Алар “Ислам хокукы”, “Дин нигезләре” һәм “Гарәп теле” номинацияләре буенча белемнәрен күрсәтәчәк. Барлык номинацияләрдә дә тест биремнәре буенча җавап бирергә кирәк булачак. Моннан тыш, “Гарәп теле” номинациясендә текстларны - сәнгатьле итеп, ә башка номинацияләрдә Коръәнне кагыйдәләрне кулланып һәм матур итеп уку зарур.

news_right_1
news_right_2
news_bot