news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«РИТЭК» Татарстанда бер елда миллион тонна нефть чыгарган

Миллионынчы тонна нефть Дружбинскида чыгарылган

 (Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). «РИТЭК» ААҖ Татарстанда беренче тапкыр бер елда миллион тонна нефть тапкан. Бу хакта журналистларга “Татар-информ” МА нда матбугат конференциясендә «ЛУКОЙЛ» ААҖ вице-президенты, «РИТЭК» ААҖ генераль директоры Николай Николаев белдерде.

Бу еллык дәрәҗәгә, 1995 елда “РИТЭК” Татарстанда эшли башлаганнан бирле, беренче тапкыр ирештек, диде ул. Миллионынчы тонна нефть Дружбинскида чыгарылган.
“Безнең өчен бу мөһим вакыйга, без бу нәтиҗәгә ирешү өчен озак тырыштык. Бүген «РИТЭК»  - бик катлаулы геологик, таулыклы шартлардагы нефть ятмалары урыннарын эшкәртү белән шөгыльләнүче компания. «ЛУКОЙЛ» компаниясен гамәлгә куеп бер ел узуга, катлаулы чыгарыла торган запасларны эшкәртү белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган предприятие булдыру турында карар кабул ителде. Шулай итеп, «РИТЭК» барлыкка килде. Безгә куелган бурычларны гамәлгә ашыру өчен даими рәвештә яңа технологик гамәлләр эзләргә туры килә”, - дип сөйләде Николай Николаев.

Компания «ЛУКОЙЛ»ның бүлендек предприятиесе булып,  ул РФ ның 10 субъектында эшли. Компания Татарстанда 1995 елдан бирле эшчәнлеген алып бара, төбәк “РИТЭК” эшли башлаган РФ ның икенче субъекты, дип белдерде ул. Компания алдында, нефть табудан тыш, экологик куркынычсызлык мәсьәләсе дә тора, чөнки эшләр зур авыл хуҗалыгы кырлары территорияләрендә, елга һәм күлләр тирәсендә алып барыла. Компания закон таләпләрен үти.  Николай Николаев белдергәнчә, компания социаль өлкә мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә. “РИТЭК Татарстанда хәйриячелек алып бара: күп санлы конкурслар һәм социаль проектлар үткәрелә. Конкурсларда активлык күрсәтү буенча Татарстан лидерлык итә. Без конкурсларда катнашырга теләүчеләрдән 700-800 гариза алабыз. Кагыйдә буларак, җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыра”, - дип билгеләп үтте ул.

РИТЭК перспективалы, тотрыклы предприятие, кыска вакытка һәм озак вакытка планнар төзи. Компания җитәкчелеге дөньяда нәрсә булуга карамастан, якындагы 3-5 елда нәрсә эшләячәген төгәл белә.

“Тирә-юньдә нәрсә генә дә булмасын, безнең максат – эшләргә, эшләргә һәм эшләргә. Теләсә нинди предприятиенең уңышы шунда дип беләм. Без эш темпларын акрынайтмауны максат итеп куйдык. 2015 елда узып баручы ел нәтиҗәләренә ирешергә өметләнәбез. Эш темпларын акрынайтмыйча, шул юнәлештә эшләүне дәвам итәбез”, - дип сөйләде генераль директор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100