news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"РИТЭК" Казанда Оборона Министрлыгы Үзәк хәрби оркестры концертын оештырды

Мәдәни чара "РИТЭК" ААҖ һәм ТР да "ЛУКОЙЛ" хәйрия фондының V юбилей социаль һәм мәдәни проектлары кысаларында узды

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Казанда Универсиада авылының Халыкара мәгълүмати үзәгендә РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби оркестры чыгыш ясады. Чара "РИТЭК" ААҖ һәм Татарстан Республикасында "ЛУКОЙЛ" хәйрия фондының V юбилей социаль һәм мәдәни проектлары һәм Мәдәният елы кысаларында уздырылды

"РИТЭК" ААҖ,  "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды белән берлектә, агымдагы елның апрель аенда социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы башлану турында игълан иткән иде. Конкурс хәйрия ярдәме бүлүнең иң нәтиҗәле алымнарының берсе дип танылган. Үткән дүрт елда "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды "Экология", "Туган як", "Шәфкатьлелек", "Мәдәният һәм спорт" номинацияләрендә җиңгән 450 социаль әһәмияткә ия проектларны 90 миллион сумнан артыкка финанслаган. Конкурска Татарстан Президентының һәм республика Хөкүмәтенең теләктәшлек итүе билгеле.

Концертны кадетлар, студентлар һәм Казан халкы тамаша кылды. Конкурс патриотик төсмердә, шуңа да концерт өчен Мәскәүдән Үзәк хәрби оркестр чакырылган. "Бу безнең армиядәге иң яхшы оркестр. Казанга шундый оркестрны чакыру безнең өчен генә түгел, шәһәр халкы өчен дә бәйрәм булырга тиеш. Безнең коллективның программасы бик кызыклы, шул ук вакытта аңлаешлы да. Бездә вокал классик номерлар да, эстрада музыкасы да бар. Безнең чыгышларның максаты -  хәрби-патриотик тәрбия. Бүген залда яшьләр бик күп. Бу минем өчен һәрчак сөенечле күренеш. Безнең чыгышлар гражданлык позициясен формалаштыруга булышыр, Ватанга мәхәббәт уятыр дип өметләнәбез", - диде Россия Федерациясе хәрби-оркестр хезмәте башлыгы, Россиянең баш хәрби дирижеры, генерал-лейтенант Валерий Хәлилов. Аның сүзләренчә, "ЛУКОЙЛ" һәм "РИТЭК" шундый үзенчәлекле конкурс үткәреп яхшы миссия башкаралар. Андый чаралар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш, дип саный генерал. Ул искәрткәнчә, Казанда оркестр беренче тапкыр чыгыш ясый.

"Безнең өчен музыка күп нәрсәне аңлата. Сугыш вакытында безнең бабайларыбыз әлеге музыка астында Ватанны саклаган. Без дә мәктәптә бик күп хәрби җырлар өйрәнәбез, үз оркестрыбыз да бар. РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби оркестры концертын беренче тапкыр гына карыйбыз", - дип сөйләде взвод командиры урынбасары, 6 нчы кадетлар интернат-мәктәбенең өлкән сержанты Сергей Яруллин.

Сәхнәдә оркестрга кушылып Казан җырчылары: ТР халык артисты Эдуард Трескин, халыкара конкурслар лауреаты Рузил Гатин чыгыш ясады. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Владимир Васильев "Вдоль по Питерской" җырын башкарды. Тамашачылар шулай ук оркестр солистлары Лилия Ерохина, Евгений Афанасьевны да ишетә-күрә алды.

Бүген РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби оркестры V юбилей социаль һәм мәдәни проектлары конкурсының ябылу тантанасында чыгыш ясаячак, ул "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында уза. Моннан тыш, хәрби музыкантлар Бауман җәяүлеләр урамыннан да марш белән узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100