news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” Хәйрия фонды уздырган V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

Абсолют җиңүчеләргә яңа музыка уен кораллары алырга сертификат һәм микроавтобус тапшырылды

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “РИТЭК” ААҖ һәм “ЛУКОЙЛ” Хәйрия фонды уздырган V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясалды.

Бүләкләү тантанасын “ЛУКОЙЛ” ААҖ Президенты Вахит Алекперов ачып җибәрде. “Без бу конкурсны 5 нче тапкыр уздырабыз. Эшчәнлегебезнең үтә күренмәле булуы безнең өчен бик мөһим. Шул еллар дәвамында без алып барган юнәлештә әле бер генә хилафлык булганы юк. Шуның өчен конкурсны оештыручыларга һәм Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәсем килә. Без һәрвакыт аларның ярдәмен тоеп яшибез”, - диде ул һәм конкурста катнашучыларны котлады.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исә: “Бу конкурс булмаса, бездәге күп кенә проектлар тормышка ашмас иде. Җитештерү өлкәсендә генә түгел, нефть эшкәртү өлкәсендә дә “ЛУКОЙЛ” безнең стратегик партнерыбыз булып тора. Бу компания — машина төзү юнәлешендә дә күп заказлар ясый. Безне күп нәрсә берләштерә. Ә кешеләргә яхшылык эшләвегез, мондый проектларны күтәрүегез өчен аеруча да рәхмәт сезгә”, - диде.

Вахит Алекперов һәм Рөстәм Миңнеханов “Яхшылык сагында” номинациясендә җиңү яулаучыларны дипломнар, нефть тамчысы формасында эшләнгән сын һәм чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләде.

ТР Президенты, шулай ук, “ЛУКОЙЛ” Хәйрия фонды коллективына Рәхмәт хаты тапшырды.

“ЛУКОЙЛ” ААҖ һәм “РИТЭК” ААҖ Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер Татарстанга беренче тапкыр моннан 62 ел элек килүен әйтеп узды һәм шул дәвер эчендә республикада нефть табу һәм эшкәртү өлкәсендә бик күп нәрсәләр эшләнүен искәртте. “Безнең баш очында болытлар куерганда һәм безне төрле яклап кысарга тырышучылар барлыкка килгәндә, элемтәләребезне тагы да ныгытырга, берләшергә кирәк. Дуслыгыбыз хезмәт һәм аралашу белән ныгыган: ул киләчәктә дә үсәр генә”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев: “Сез матур эшли беләсез. Бу бүгенге эшчәнлеккә генә кагылмый. Акыллы җитәкчеләр һәм көчле компания булганда − эш барачак. “ЛУКОЙЛ” үзенең төзелеше белән дә башка оешмалардан аерылып тора. Шулай дәвам итегез! Бергә булганда, дәүләт һәм халык өчен күп нәрсәләр башкарып булачак”, - диде үл чыгышында һәм Валерий Грайфер белән бергә “Мәдәният елы” номинациясендә җиңү яулаучыларны котлады.

Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде.

“Күп кенә эре компанияләр республика җитәкчелегенең финанс ярдәме күрсәтүне соравына уңай җавап бирә, социаль, әхлакый, мәдәни проектларны тормышка ашырыргабулыша. Күпләр автомат рәвештә бер хисаптан икенчесенә акча күчерү белән шөгыльләнә. Ә бу компания исә, тирәнтен уйланылган акция уздыра. Алар проектларны тормышка ашырырга дип акча гына бүлеп калмый, ә бүгенге кебек әхлаклык фестивале дә уздыра”, - диде ул.

Быел конкурска Бөек Җиңүнең 70 еллыгна багышланган бик күп проектлар юлланылган. Конкурсны оештыручылар хәтта аерым номинация дә булдырган. ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм “РИТЭК” ААҖнең генераль директоры Николай Николаев “Җиңүнең 70 еллыгы” номинациясендә җиңүчеләрне котлады.

“Конкурста Татарстан Республикасын алга җибәрү теләге булган 800 дән артык коллектив катнашты. Алар барысы да − җиңүчеләр. Бу чараны оештырганда чыгыш ясарга нинди артистларны чакырырга дигән сорау тумады да, сәхнәдә бәйгенең лауреатлары, җиңүчеләре чыгыш ясады”, - диде Николай Николаев.

Бүген шулай ук, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, РФ Оборона Министрлыгының Үзәк хәрби оркестры, “La Primavera” Казан камера оркестры һ.б. бик күп иҗат коллективлары чыгыш ясады.

“Җиңү салюты” номинациясендә абсолют җиңүчеләр дип, Казан шәһәренең 13 нче номерлы музыка мәктәбе балалар тынлы оркестры табылды. Алар откан сертификат акчаларына оркестр өчен яңа музыка уен кораллары сатып алачак.

Абсолют җиңүченең тагын берсенә − Алабуга балалар йортына исә микроавтобус тапшырылды. Җиңүчеләрне “ЛУКОЙЛ” ААҖ директоры Вахит Алекперов тәбрикләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100