Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ришвәт алуда гаепләнүче Уфа мэры хастаханәгә эләккән
Ришвәт алуда гаепләнүче Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны йөрәк өянәгенә шик белән хастаханәгә салганнар. Бу хакта РИА Новости яза.
«Аны хастаханәгә стационар дәвалануга салганнар, ул табиблар күзәтүе астында. Ул аңында», - дип сөйләгән Мәүлиевның адвокаты.
Бүген иртән Уфа мэрының йөрәге авырта башлый, шуннан соң ул хастаханәгә эләгә. Адвокат билгеләп үткәнчә, авыртулар борчылулар аркасында барлыкка килгән. Хокук саклау органнарына госпитализацияләү турында хәбәр ителгән.
Исегезгә төшерәбез, Мәүлиевны ришвәт алуда һәм вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр. Суд аны 28 июньгә кадәр сак астына алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз