news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Риск төркеменә караган балаларның җәйге лагерьлары ябылды

Риск төркеменә караган балаларның җәйге лагерьлары ябылды

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Тәртипләре тайпылышлы балалар өчен оештырылган палаткалы лагерьларның җәйге сменасы тәмамланды. Дүрт көн дәвамында анда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән, Мамадыш, Балтач, Баулы районнарыннан җыелган 150 бала ял итте.

Әлеге смена ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан, “Татарстан балалары” республика программасын тормышка ашыру һәм балалар һәм үсмерләр арасында сукбайлыкны, күзәтүчесезлекне профилактикалау йөзеннән оештырылган иде.

Шуңа да аның программасы “Старт галактического путешествия”, “Звездный десант”, “Спартанцы” кебек үзенчәлекле уеннарга бай булды, шулай ук төрле спорт ярышлары, викториналар, күңелле стартлар оештырылды. Җиде төбәк командалары арасында Чаллының “Эверест” командасы беренче урынга лаек дип табылды. Икенче урынны Мамадышның “Мечта” һәм Казанның “Катараман” командалары бүлеште. Өченче урынны Казанның “Звездный десант” командасы алды. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Смена кысаларында педагоглар өчен тәртипләре тайпылышлы балалар белән ничек итеп эшләүгә багышланган теоретик курслар оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot