news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришвәттән баш тарткан Казан тикшерүчесенә премия бирелгән

2002 елдан бирле 140 хезмәткәргә җәмгысе 2 млн. сумнан артык күләмдә премия бирелгән

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе карамагындагы “Московский” милиция бүлеге тикшерүчесе юстиция өлкән лейтенанты Раилә Гаязова шушы көннәрдә, ришвәттән баш тарткан өчен, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров әмере белән, 50 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнгән.

Әлеге министрлыктан алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, Георгий Сгибнев, наркотик сатканда тотылып, тентү вакытында машинасыннан тагын героин табылып, былтыр 22 март көнне аңа карата җинаять эше кузгатылган булган. Тикшерү барышында әлеге зат тикшерүчегә 100 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим итеп, хөкем карарын йомшаграк һәм ирегеннән мәхрүм итмәслек дәрәҗәгә җиткерүгә ирешмәкче була. Ләкин намусын акчага сатудан өстен булган юстиция өлкән лейтенанты Раилә Гаязова аннан баш тарта һәм ришвәт тәкъдим ителүен раслый.

Шул рәвешле, наркотикларны законнан тыш саклау һәм сатуда гаепләнгән Г.Сгибневны гаепләү исемлегенә, РФ Җинаять кодексы нигезендә, вазифаи затка ришвәт тәкъдим итү гаебе дә кушыла, нәтиҗәдә, Казанның Мәскәү районы суды карары белән, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Искәртеп үтәбез: ришвәттән баш таркан һәм шуны раслый алган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә, ТР буенча эчке эшләр министры карары белән, 2002 елдан бирле ришвәт суммасы күләмендә (ләкин 100 мең сумга кадәр генә) премия бирелә. Шушы вакыттан бирле 140 хезмәткәргә җәмгысе 2 млн. сумнан артык күләмдә премия бирелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100