Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ришвәт бирергә теләүче штраф түләячәк
Яңа Чишмә районында эчке эшләр органы хезмәткәренә ришвәт бирергә теләгән ир-атка карата суд хөкеме үз көченә кергән
(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Яңа Чишмә районы суды, РФ Җинаять Кодексының 30 нчы (3 нче өлеш), 291 нче маддәсенең 3 нче өлешендә каралган законсыз гамәлләр кылган өчен вазифаи затка ришвәт бирергә омтылуда гаепләнүче 52 яшьлек эшсез Александр Плотниковка карата җинаять эшен караган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.
Суд утырышы барышында ачыкланганча, агымдагы елның 25 нче маенда Плотников Казан-Оренбург 175 км.автоюлыннан ВАЗ-217230 автомобилендә хәрәкәт иткән. Кырый интервалны сакламыйча ул “Ланд Ровер” автомобиле белән бәрелешүгә дучар була.
Документларны тикшергән вакытта Яңа Чишмә районы юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Плотниковның автомобиль белән исерек халәттә идарә итүен ачыклаган. Бу факт Яңа Чишмә районы хастаханәсендә дә дәлилләнгән. Ир-атка карата административ беркетмә төзелгән.
Административ җаваплылыктан качу максаты белән 27 нче майда Плотников Яңа Чишмә районы эчке эшләр идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге бүлегенә килеп, ЮХИДИ бүлеге башлыгына административ беркетмәне боздырып, идарә итү таныклыгын кире кайтару өчен 50 мең сум ришвәт тәкъдим итә. Әмма хокук саклаучы акчадан баш тарта.
Район суды карары нигезендә Плотников югарыда әйтелгән җинаять кылуда гаепле дип табыла, аңа 100 мең сум күләмендә шгтраф билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз