news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришвәт алуда шикләнелгән полиция хезмәткәренең икенчесенә өй аресты билгеләгәннәр

Ике полиция хезмәткәре хөкем ителгән затның җинаять эше квалификациясен алмаштыру өчен туганнарыннан миллион сум ришвәт алган.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Яңа Савин районы суды “Гвардия” полиция бүлеге тикшерү бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү буенча җитәкчесе урынбасары Даниил Гыйльвановка 1 октябрьгә кадәр өй аресты билгеләнгән.

Алдан “Татар-информ” 1 августта хокук саклаучылар ике полиция хезмәткәрен тоткарлаулары турында хәбәр иткән иде. Аларны җинаять эшенең квалификациясен алмаштыру өчен ришвәт алуда шикләнәләр, дип хәбәр ителде. Шул ук эш буенча “Гвардия” полиция бүлеге тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары 37 яшьлек Ленар Галәвовны 1 октябрьгә кадәр тикшерү изоляторына озатканнар.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Гыйльванов бу эштә арадашчы ролен үтәгән. Агымдагы елның май аенда ул машина урлауда шикләнелгән заттан 390 мең сум акча алган һәм полиция бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары 37 яшьлек Ленар Галәвовка биргән. Аннары ул шикләнелгән затны сак астыннан азат итү өчен аның  апасыннан тагын 640 мең сум таләп иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100