Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ришвәт алган өчен, Башкортстанда балалар бакчасы мөдирен хөкем иткәннәр
Ришвәтнең гомуми күләме 500 мең сумнан артып киткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Уфаның Дим районында ата-аналар һәм үз кул астында эшләүчеләрдән ришвәт алуда гаепләнгән элеккеге балалар бакчасы мөдирен ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
2014-2017 елларда 43 яшьлек хатын-кыз тәрбиячеләрдән даими рәвештә ришвәт таләп иткән. Ахыры начар тәмамлануыннан куркып, балалар бакчасы хезмәткәрләре җитәкче кушканнарны үтәгән һәм премия алган көнне акчаның бер өлешен аңа биргән. Ришвәтнең гомуми күләме 500 мең сумнан артып киткән. Моннан тыш, узган елда балаларын бакчага кабул иткән өчен аларның әти-әниләреннән көнкүреш техникасы һәм косметика кибетләренә 16 мең сумлык бүләк сертификатлары алган.
Хатын-кыз үз гаебен танымаган. Суд аны ике ел да өч айга гомуми режимлы төзәтү колониясенә хөкем иткән һәм 200 мең сум күләмендә штрафка тарткан. Ул шулай ук бер ел дәвамында педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә алмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз