news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришат Төхвәтуллин: Татар моңыннан баш тартсак, хыянәтче булачакбыз

Артист фикеренчә, татар халык җырларын башкару - татар җырчысының милләт каршындагы бурычы.

Ришат Төхвәтуллин: Татар моңыннан баш тартсак, хыянәтче булачакбыз
архив/Султан Исхаков

(Казан, 10 май, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллин татар җырчысы халык җырларын башкарырга тиеш, моңлы җырлардан баш тарту - илгә һәм халыкка хыянәт буларак бәяләнерлек күренеш дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында әйтте.

"Элек-электән калган традицияләребезне, җырларыбызны, көйләребезне Илһам абыйлар - өлкән буын артистларыбыз саклап калган, урта буын җырчыларыбызга тапшырган, алары яшь буын җырчыларына җиткергән. Без - яшь җырчылар моннан баш тартабыз икән, үзебезнең илнең хыянәтчеләре булып чыгабыз", - диде ул.

Ришат Төхвәтуллин үзен татар халык җырларын башкаруда гаепләүчеләр дә булуын әйтте. Ул бу гаепләүләрне урынсыз дип саный.

"Миңа концертларда "и-и, Ришат син сузасың да, гел халык җырларын җырлыйсың" дип әйтүчеләр бар. Мин аны аңлап җырлыйм. Ни өчен - чөнки үзебезнең милләтнең киләчәге өчен кайгырам", - ди Ришат Төхвәтуллин. Җырчы фикеренчә, татар халык җырларын башкару - татар җырчысының милләт каршындагы бурычы.

"Мин бит рус булып тумаган, мин татар булып туган бит. Тиктомалга алай булып тумаганбыз бит. Гореф-гадәтләребезне саклап кала алмасак, ул дөрес булмый. Һәрбер җырчының максаты булырга тиеш. Халык җыры ни өчен? Син аны җырларга тиеш. Син үзеңнең телеңне, үзеңнең кем икәнеңне пропагандалауга өлешеңне кертергә тиешсең", - ди җырчы

  • Ришат Төхвәтуллин белән интервьюның тулы варианты озакламый "Интертат" сайтында чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100