Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ришат Төхвәтуллин онлайн-концертына Салават Фәтхетдиновтан күбрәк тамашачы җыйды
Татарстан артистлары, коронавирус таралмасын өчен карантин шартларында яшәргә мәҗбүр кешеләргә, интернет аша концерт күрсәтә.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны уздырды. #Айдадомой акциясенәдә катнашып, аның 26 мартта оештырган онлайн-концертын 650 меңнән артык кеше карады.
Ришат Төхвәтуллин интернет аша гитарачы һәм скрипкачы белән берлектә чыгыш ясады. Тамашачылар артистларны ике сәгатьтән артык җибәрмәде. Хәтта бу трансляцияне Канада, Австралия һәм дөньяның башка илләрендә дә карадылар.
Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта артистлар концертлар уздыруны, гастрольләргә йөрүне туктатып торырга мәҗбүр. Әмма алар эшсез түгел: коронавирус таралмасын өчен карантин шартларында яшәргә мәҗбүр кешеләргә ярдәм итә - онлайн концертлар бирә. Интернет исә бу чыгышларны халыкара проектка әверелдерергә мөмкинлек тудыра.
Ришат Төхвәтуллин да кешеләргә өйдә утырырга киңәш итте. «Әйдәгез, табибларны авыр хәлгә калдырмыйк, чирләмик, инфекция йоктырмау һәм таратмау өчен бераз өйдә утырыйк», — диде ул.
Ә бүген кич белән туры эфирда «Мураками» төркеменең рок солисткасы Диләрә Ваһапова («Йолдызлар фабрикасы», «Халык артисты» һәм «Голос» телепроектларында катнашучы) концерт куячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз