news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ришат Төхвәтуллин Минтимер Шәймиевкә багышлап җыр башкарган

Җырны Зифа Нагаева иҗат иткән.

Ришат Төхвәтуллин Минтимер Шәймиевкә багышлап җыр башкарган
скриншот

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Алёна Низамова). Татар эстрадасы җырчысы Ришат Төхвәтуллин Казанда узган биш көнлек концертларында Минтимер Шәймиевкә багышланган җыр җырлаган. Җырның авторы — Зифа Нагаева.

Бу чыгышның видеоязмасын җырчы бүген, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне уңаеннан, социаль челтәрләрендә чыгарды.

Ришат Төхвәтуллин Минтимер Шәймиев кебек сәясәтчеләр яшьләр арасыннан да чыксын иде дигән фикерен әйтте. «Минтимер Шәрипович кебек милләт өчен, республика өчен җан атып яшәүче, акыллы, зирәк, төпле фикерле, ышанычлы сәясәтчеләр яңа буын яшьләр арасыннан да үссен иде», — дип яза җырчы.


news_right_1
news_right_2
news_bot