news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришат Төхвәтуллин: Интернетта җырчыдан түбән зәвыклы әйберне тамашачы үзе сорый

Җырчы фикеренчә, җитди темаларга язган очракта, аны караучылар бик аз.

Ришат Төхвәтуллин: Интернетта җырчыдан түбән зәвыклы әйберне тамашачы үзе сорый
Султан Исхаков/архив

(Казан, 12 июнь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрдә җырчыларның түбән зәвыклы, мәгънәсез постлар урнаштыруына тамашачының үзе дә гаепле булуын әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" агентылыгына биргән интервьюсында әйтте.

"Берәр юк-бар әйбер төшереп, сикереп, тилереп биеп басып торганыңны төшерсәң, анда шулкадәр фикер күп. Түбән әйбер, кирәкмәгән әйберне төшерсәң, фикер шундук арта, караулар да арта, лайк та арта", - диде ул.

Ришат Төхвәтуллин милләт өчен әһәмиятле постларның күп лайк җыймаганын аңлатып, берничә мисал китерде.

"Без Мәскәүдә "Крокус Сити Холл" залында концерт куйдык, анда Мөслим Магомаев музее ачылган. Мин шуларны төшереп, инстаграмга керттем. Казанда концертлар залы бинасында Илһам абый Шакировның музеен ачсак, килгән һәрбер кеше музей аша үтәр иде, дип яздым. Андый әйберне тамашачы карамый һәм бик аз фикер яздылар ", - диде ул.

"Менә шуңа күңелем ничектер борчылды да. Әмма үземә ниндидер нәтиҗәләр ясыйм, аңлыйм инстаграмда ниндирәк тамашачы утыра икәнен. Һаман да әле өйрәнәм, моны аңлап бетерә алмыйм әлегә", - ди җырчы.

Ул түбән зәвыклы җырлар булуда да күпмедер дәрәҗәдә шундый җырларны сораган тамашачы гаепле дигән фикердә. Җырчы белән интервьюның тулы варианты "Интертат" сайтында чыгачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100