news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришат Җиһаншин Төмән өлкәсе татар автономиясе башлыгы вазифасыннан китте

Төмән өлкәсе татарларының милли — мәдәни автономиясе рәисе итеп Ләйсән Рәхмәтуллина сайланды.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Ришат Җиһаншин Төмән өлкәсе татар автономиясе башлыгы вазифасыннан китте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Себер татарлары һәм Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясенең яңа рәисе «Төмән вакыты» телеканалында «Яна сулыш» татар программалары баручы Ләйсән Рәхмәтуллина булды. 

«Ләйсән Рәхмәтуллина рәис булды - аның кандидатурасын бертавыштан сайладылар. Җитәкчелекне яшәртергә кирәк дигән девиз белән аны Ришат Җиһаншин үзе тәкъдим итте. Советның барлык әгъзалары бертавыштан аның өчен тавыш бирде, Төмән, Тобольск, Ярковский, Ялутор районнары милли-мәдәни автономияләре вәкилләре аны хуплап чыгыш ясады», — дип сөйләде Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлиев сөйләде..

Милли-мәдәни мохтарият советына 35 кеше керде. Аларның фамилияләрен Вәлиев төгәлләштермәде. Шулай ук Төмән өлкәсе татарларының милли — мәдәни автономиясе дип, исем үзгәртелде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100