news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ришат Хәбипов: Татарстан язгы чәчүгә тулысынча әзер диярлек

4-5 сумлык ташлама белән 70 мең тонна дизель ягулыгы алу турында килешү төзелгән.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов республика язгы чәчүгә тулысынча диярлек әзер булуын әйтте.

«Язгы чәчүгә тулысынча әзерлегебез бар диярлек. „Татнефть“ оешмасыннан 4-5 сумлык ташлама белән 70 мең тонна дизель ягулыгы алу турында килешү төзелде. Бүгенге көндә 96 процент техника әзерләнгән, орлыкларыбыз җитәрлек. Бүген минераль ашлама туплау процессы бара», — диде Ришат Хәбипов Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре белән очрашуында.

Көнбагыш, шикәр чөгендере, рапс орлыклары чит илләрдән кайткач, алар өчен башта борчылу булса да, бу мәсьәлә уңай хәл ителгән. «Орлыклар буенча контрактлар төзелгән, кемнәрдер былтыр ук алып куйган булган, ә кемнәрнеңдер калган запаслары бар. Без Россиядә орлык җитештерә торган хуҗалыкларны барладык, алар белән элемтәгә кердек.  Шуңа күрә хәлләр борчылырлык түгел», — диде министр урынбасары.

Төзелеш, ягулык-майлау материалларына, чималларга, запас частьләргә бәяләр арткач, халык ач калмабызмы, дип борчыла.

«Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре — фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар, олы предприятиеләр, инвесторлар — үзебездә яшәгән халыкны азык-төлек белән тәэмин итәргә сәләтле. Без сөт тә, ит тә, икмәк тә, он да, шикәр дә җитештерәбез. Бездә азык-төлек җитәрлек күләмдә бар, — диде Ришат Хәбипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot