Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ришат Хәбипов кооперативларга кеше китертә алучы фермерларга бонуслар кертүне тәкъдим итте
Аның фикерен Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров хуплады.
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов фермерлар өчен бонуслар кертүне тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген, “Татарстанда кыр көне-2018” күргәзмәсе кысаларында, кече хуҗалык формаларына ярдәм буенча узган утырышта әйтте.
Ришат Хәбипов компанияләргә кеше китертүчеләргә бонуслар бирә торган челтәр маркетингын куллану мөмкинлеге турында сөйләде. “Үзе артыннан 2-3 кеше иярткән фермерларга йә грант ярдәмен арттырырга, йә берәр бонусын уйларга кирәк. Кешеләр курка, аларга ярдәм итәргә кирәк. Авылларда 10-15 сыер тотучылар да бар бит”, - диде.
Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров аның фикерен җөпләде. “Әгәр сез башлап йөрүче фермер, йә гаилә фермесы вәкиле икән, үзегез белән тагын өч кешене китерсәгез, үзегезгә файдасы булачак. Көч бердәмлектә бит!” – дип ул. Байтемиров фермерлар, гаилә фермаларын кооперативлар булдырырга өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз