news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришат Хәбипов күпьеллык үләнгә күчерелгән бакчаларда бәрәңге утыртырга киңәш итә

«Кышкылыкка яшелчә һәм бәрәңге әзерләп куйсак, үзебезгә дә гарантия булыр иде», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов күпьеллык үләнгә күчерелгән бакчаларда яшелчә, бәрәңге утыртырга киңәш итә.

Ул бүген журналистлар белән әңгәмә барышында бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарын 20 процентка арттыру күздә тотылганын һәм моның өчен субсидия биреләчәген әйтте. «Бу безгә, уңыш җыйганнан соң, азык-төлек белән халыкны тәэмин итүгә гарантия бирәчәк. Ул продукцияне кооперативлар, райпо системасы аша сатып алыр идек», — диде министр урынбасары.

Ришат Хәбипов авылларда ташландык, эшкәртелмәгән бакчалар булганын искәртте. «Кемдер бәрәңге бакчасын күпьеллык үләнгә күчергән иде, яшелчә, бәрәңге утыртсак, үзебезгә дә күңелле булыр, кышкылыкка яшелчә һәм бәрәңге әзерләп куйсак, гарантия булыр», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100