news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришат Хәбипов грант программаларында сүлпән катнашучы районнарны шелтәләде

Грант программаларында сүлпән катнашу авыл халкы башлыкларының халык белән эшендә җитешсезлекләргә бәйле, дип саный министр урынбасары.

Ришат Хәбипов грант программаларында сүлпән катнашучы районнарны шелтәләде
Ильнар Тухбатов

(Буа, 28 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч районнары фермерларга грант программаларында сүлпән катнаша. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Буада авыл җирлекләре өчен үткәрелгән семинар-киңәшмәдә шул хакта белдерде.

Аның әйтүенчә, авыл халкының эшлеклелек активлыгының ни дәрәҗә булуына, башлап йөрүче фермерлар һәм гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм буенча грант программаларында катнашуыннан чыгып та бәя биреп була. Ришат Хәбипов быел һәр программага 1,5 тапкыр күбрәк акча – 250шәр млн сум каралганын, агымдагы елның икенче яртыеллыгында тагын ярдәм чаралары кертелү мөмкинлеген билгеләп узды.

Грант программаларында сүлпән катнашу авыл халкы башлыкларының халык белән эшендә җитешсезлекләргә бәйле, дип саный министр урынбасары. 2012 елдан республикада 821 фермер хуҗалыгы 1,6 млрд сум күләмендә грант алган. Ришат Хәбипов быел, грант программаларында катнашу өчен, Буа районыннан – 5, Югары Осланнан – 3, Кайбычтан – 1, Апас районыннан – 3, Кама Тамагы районыннан – 4, Тәтештән – 2 заявка килеп ирешкәнен әйтте. Ә Чүпрәледән бер заявка да кермәгән. Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш районнары авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ул: “Сез үз халкыгыз белән җиренә җиткереп эшләмисез. Инициативасы булган кешеләрне грант программаларында катнаштыру сездән тора”, - диде.

Ришат Хәбипов гаилә фермаларының җитәрлек күләмдә терлек белән тулылыгын тәэмин итү кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, грант алып та, ике ел эчендә фермаларын җитәрлек күләмдә баш саны белән тәэмин итә алмаган фермерлар бар.

Министр урынбасары, шулай ук, авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү бурычына тукталды. Кооперативлар өчен грант һәм башка төрле ярдәм программалары эшләвен әйтте. 2015-2017 елларда 20 авыл хуҗалыгы кооперативы 260 млн сум күләмендә грантлар алган. Ришат Хәбипов быел шушы зонага керүче җиде районнан кооперативларның грантлар программасында катнашмавын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, Тәтештән генә бер кооператив бар, анысы да 6 млн сумга гына. Кооперативлар булмаган районнарга мөрәҗәгать итеп, ул бу мәсьәләне контрольгә алуны сорады. "448 крестьян-фермер хуҗалыгы, 65 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, терлек баш саны 62 меңнән артык була торып, ничек бер кооператив та юк соң ул? Бу зона буенча муниципаль хакимиятнең позициясе нинди?" - дип ул продукция әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату өчен 30 млн сумга кадәр грант ярдәме күрсәтелергә мөмкинлеген искәртте. “Мондый кооперативлар булдыру бурычын куегыз. Һичьюгы, киләсе елга грант ярдәме программасында катнашуга заявка бирә алырлар”, - диде Хәбипов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100