news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ришат Хәбипов быел Татарстанда шикәр чөгендере уңышына фаразларны әйтте

Татарстанда 2,2 млн тонна шикәр чөгендерен җыеп алу планлаштырыла.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 2,2 млн тонна шикәр чөгендерен җыеп алу ниятләнә. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

Аның сүзләренчә, шикәр чөгендере басуларының яртысыннан уңыш инде җыеп алынган. «Чәчүлек мәйданнары якынча 10 мең гектарга кимрәк булуын исәпкә алып, 2,2 млн тонна татлы тамыразык җыеп алырбыз дип көтәбез», - диде ул.

Ришат Хәбипов бүген 1 млн 272,7 тонна шикәр чөгендере җыеп алынганын әйтте. Уңыш гектарыннан 349 центнер күләмендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot