news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришат Гыйләҗетдинов: Хәлиткеч уеннарны үзебездә уздыруының өстенлеге – очышлар булмауда

Казан икенче ел рәттән Россия кубогының "Дүртлек финалы"н кабул итә.

Ришат Гыйләҗетдинов: Хәлиткеч уеннарны үзебездә уздыруының өстенлеге – очышлар булмауда
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 23-24 декабрьдә Казанда хатын-кыз командалар арасында Россия кубогының “Дүртлек финалы” уза. Кубок өчен дүрт команда – “Динамо-Казан”, “Енисей” (Красноярск), “ Уралочка-НТМК” (Свердловск) һәм “Протон” (Саратов) командалары көч сынаша. 

“Динамо-Казан” командасы баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов сүзләренчә, хәлиткеч уеннарны үз мәйданыңда уздыруның төп өстенлеге – очышлар булмауда.

“Безне күзәтүчеләр һәм тамашачылар күреп тора – без теләсә кайсы мәйданда уйный да, җиңә дә алабыз. Әлбәттә, күчеп йөрүләрсез үз өеңдә уйнау безгә күбрәк ошый. Чөнки график тыгыз бит. Әгәр дә шундый шартларда Кубок өчен башка шәһәрдә уйнарга туры килсә, уенчыларга сихәтләнү өчен вакыт калмас иде”, – диде Ришат Гыйләҗетдинов турнир алды матбугат конференциясендә.

Финалга чыгу өчен, “Динамо-Казан” иртәгә “Протон” командасы белән очраша. Матч 18.00 сәгатьтә башлана.

“Команданың хәле канәгатьләнерлек. Турнир алдыннан уенчыларның проблемаларын күрмим”, – диде Гыйләҗетдинов. 

Узган елгы “Дүртлек финалы” да Казанда узган һәм мәйдан хуҗаларының җиңүе белән төгәлләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100