news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ришат Хәбипов ферма төзегән өчен субсидия бирү мөмкинлеген әйтте

Ферма төзелеше чыгымнарының 70 проценты кайтарыла.

Ришат Хәбипов ферма төзегән өчен субсидия бирү мөмкинлеген әйтте
Александр Эшкинин

Сөтчелек юнәлешендәге фермалар төзелешенә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр гамәлгә кертелгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

Аның сүзләренчә, бу төр субсидия быел гамәлгә кертелә. Проектны Кукмараның “Монокорм” кооперативы тәкъдим иткән.

“Инвестор булып “Восток” хуҗалыгы чыкты, алар кечкенә генә территориядә 24 шәр сыерга исәпләнгән дүрт ферма төзеделәр. Терлек азыгын хуҗалык бирә, ветеринария препаратлары, су, тирес чистарту, ясалма орлыкландыру – бөтенесе эшләнгән. Авылда яши торган кеше шул фермадагы малларны карарга алынды. Бер сыерга көненә бер сыердан 100 сум чыга, 24 сыерга 2400 сум, 10 көнгә 24 мең, 30 көнгә 72 мең сум түләнә дигән сүз”, - диде Ришат Хәбипов.

Ул мини-сөтчелек парклары территориясендә шундый фермаларны башка урыннарда да тиражларга җыенуларын әйтте. “Ферма төзегән өчен 70 процент субсидия кайтарабыз. Әйтик, 5 млн сумга төзегән икән, 3 млн сумы кире кайта”, - дип белдерде Ришат Хәбипов.

Ике ел да өч айдан соң керткән акчалар аклануын искәртте. “Авыл җирлекләренә күпмедер иганәчеләрне дә җәлеп итү өчен эшләнгән бу”, - дип әйтте министр урынбасары. Субсидия, ферманың куәтләренә карап, 2 млн сумнан 3 млн сумга кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot