news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришат Төхвәтуллин концертларында ретро җырлар кимүенең сәбәпләрен аңлатты

Ришат Төхвәтуллин концертларында ретро җырлар кимүенең сәбәпләрен аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан һәм Башкортстан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин концерт программасында ретро җырларның азрак булу сәбәбен аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

«Безнең халык күңеленә кергән җырларыбызның авторлык хокуклары закон нигезендә тикшерелә. Билет сатып куелган концертларны Россиянең авторлар берлеге тикшерә. Безнең концерттагы барлык җырларга авторлык хокуклары үзебездә, дигән документ тапшырабыз. Бу очракта бернинди акча түләү турында сүз бармый. Була шундый очраклар: концерт барышында, тамашачы соравы буенча, Илһам абый репертуарыннан җыр башкарабыз. Бу очракта без законны бозабыз. Авторлар берлеге тикшерә һәм сатылган билетлардан күпмедер процент штраф түләтәләр», – дип аңлатты ул.

Ул җыр авторлары белән килешкән һәм килешә алмаган очраклар булуын да искәртте.

«Күп очракта хокуклар нәсел дәвамчыларында була. Кемдер каршы килә, кемдер риза була. Шундый затлы җырлар белән авырлыклар чыга. Шул сәбәпле концертларда андый җырларны башкарудан тыелдык, рөхсәт булганнарын гына башкарабыз. Бу җырлар безгә, халыкка кирәк. Мондый җырларны концерт программаларыннан алабыз икән, бу җырлар югала. Без үзебез Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова кебек артистларның җырлары яңгырарга тиеш, дигән фикердә», – дип сөйләде ул.

Артист быелгы концерт программасына Әлфия Авзалова җырын кертергә теләк булуын, әмма авырлыклар килеп чыгуын әйтте.

«Без быелгы концерт программасына Әлфия апа Авзалова репертуарыннан бер җырны кертергә теләгән идек. Бу юнәлештә эш бара. Җырның авторы мәрхүм, хокуклар нәсел дәвамчыларына күчкән. Алар ризалашмый. Россия авторлар берлеге үз законын боза алмый. Без елына 150 концерт куябыз. Һәр концерттан 100 мең штраф түләп барсак, концерттан мәгънә калмый. Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакиров, Хәйдәр абый Бигичев җырларын башкарырга артистларга рөхсәт булсын иде. Бу турыда уйларга кирәк. Җырларыбызга башка төрлерәк бер караш кирәк», – диде ул.

Артист бу юнәлештә авторлар белән берәр килешү төзеп булыр, дигән өметтә. «Илһам абыйның «Китмә сандугач», «Чулпан» кебек җырларын гастрольләргә алып чыга алмыйбыз. Казанда берәр концертта башкарсак та, башка концертларга кертә алмыйбыз, концерт саен штраф түли алмыйбыз», – диде ул.

Ул җырларын башкаруга ризалык бирүче авторлар булуын да әйтте. Мәсәлән, аның төркеменнән Алия Карачурина Хәния Фәрхи репертуарыннан «Авыл киче» җырын башкара. Аның авторы – Зөфәр Хәйретдинов. «Зөфәр абый белән без фикердәшләр, ул риза булды», – диде артист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100