news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ришат Төхвәтуллин: Җырчы буларак Татарстанда танылдым

Ришат Төхвәтуллин: Җырчы буларак Татарстанда танылдым
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында «Болгар» радиосы студиясеннән кушылды.

«Мин Татарстанга рәхмәтле. Башкортстанда туып үссәм дә җырчы буларак мин Татарстан аша танылдым. Тамашачымны Татарстанда таптым. Биредә төпләнеп гаиләм белән яшим», – диде ул.

«Татарстан бик алдынгы төбәк. Мин килгән елларда Универсиада узган иде, башка чаралар да узып тора, яңа гына «Яңа дулкын» фестивале узды. Татарстан бөтен яклап үсештә. Килүчеләр сокланып кайтып китәләр», – дип сөйләде Ришат.

«Болгар» радиосында Ришат Төхвәтуллин баянчы Виталий Анисимов белән Татарстан турында Реваль Хисмәтуллин язган җырны башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot