Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ришат Нәфыйков Түбән Кама районы Советы Аппараты җитәкчесе вазифасына кереште
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Түбән Кама муниципаль районы администрациясендә узган атналык киңәшмәдә Башкарма комитет башлыгы Радмир Беляев коллективка Совет аппаратының яңа җитәкчесе Ришат Нәфыйковны тәкъдим итте.
«Ришат Фәргатович территория белән яхшы таныш. Ул Түбән Камада эшләгән, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органын җитәкләгән. Соңгы елларда ул Менделеевск районы Советы аппараты җитәкчесе вазифасын башкарды, анда үзен җаваплы, игътибарлы һәм инициативалы белгеч буларак танытты. Ул эш процессларын нәтиҗәле төзи, куелган бурычларны хәл итә һәм аларны нәтиҗәгә җиткерә белә», — дип белдерде Радмир Беляев.
Башкарма комитет башлыгы аппаратның яңа җитәкчесенең тупланган тәҗрибәсе һәм һөнәри сыйфатлары идарә командасын ныгытуга ярдәм итәр һәм районга сизелерлек файда китерер, дип ышаныч белдерде ул.
Ришат Нәфыйков үз вазифаларын 31 майдан башлап башкарырга кереште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз