news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Риодагы Олимпиада җиңгән Россия спортчыларына BMW X6 бүләк ителәчәк

Бразилиядәге Уеннарда Россия 56 медаль яулады

(Казан, 25 август, “Татар-информ”). Бразилиядә җиңгән Россия спортчыларына ак төстәге BMW X6 бүләк итәчәкләр. Көмеш призерлар - X5, бронза медаль яулаучылар X3
алачак. Бу хакта “Интерфакс” яза.

Искәртеп узабыз: Риода узган уеннарда Россия 56 медаль яулады. 19 алтын, 18 көмеш һәм 19 бронза медаль алып, ил җыелмасы гомум зачетта дүртенче урынны биләде.

Элеккеге Олимпиадаларда җиңгән Россия спортчылары бүләк сыйфатында Mercedes һәм Audi маркалы машиналар алган иде.

(Гөлшат Ганиева әзерләде).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100